Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
1 апрель , 17:40

“Заһитов көннәре” дәвамлы булсын!

Республиканың сәләтле укучылары бүген Уфаның 65нче Татар гимназиясенә җыелды.

“Заһитов көннәре” дәвамлы булсын!
“Заһитов көннәре” дәвамлы булсын!

Уфаның 65нче Татар гимназиясендә “Заһитов көннәре” республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган данлыклы якташыбыз Гази Заһитовның якты истәлегенә багышланган чарада дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән мәктәп укучылары һәм педагоглар катнашты.

Конференциядә катнашучыларны Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева тәбрикләде.

– Якташ каһарманнар истәлеген хөрмәтләү максатыннан оештырылган бу чара зур әһәмияткә ия. Үсеп килүче буында Бөек Ватан сугышы елларындагы һәм бүген ил сагында торучы геройларыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү безнең төп бурычыбыз. Әлеге проектны һәм аның номинацияләрен булдыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Ул киләчәктә дә дәвамлы булсын. Ә яхшы әзерлек белән килгән һәм финалга чыккан укучыларга һәм аларның остазларына уңышлар телим! – диде Римма Әмир кызы.

Гимназия директоры Әнфисә Галимҗанова белдерүенчә, әлеге конференция белем учагында күптән үткәрелеп килә. Республика дәрәҗәсендә икенче тапкыр оештырылуга карамастан, быел аның географиясе шактый киңәйгән. Узган ел башлыча Уфа мәктәпләре укучылары катнашкан булса, быел бәйгегә төрле районнардан кушылучылар саны артуы сөендерә.

– Эксперт комиссиясе игътибарына 200дән артык эш тәкъдим ителде. Аларның 86сы йомгаклау этабына узды. Укучылар биш номинация – Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбызның каһарманлыгы, кораллы конфликтлар вакытында, махсус хәрби операция зонасында, ил тарихында эз калдырган геройлар, музейлар эшчәнлеге, телне саклау һәм патриотик тәрбия бирү темалары буенча проект эшләре башкарды. Конференциядә катнашучы һәр укучының проектын уңышлы яклавын телим, – диде Әнфисә Фәрит кызы.

Укучылар биш секциягә бүленеп, жюри каршында үз проектларын яклады, сорауларга җавап бирде. Конференциядә фәнни яктан якын килеп башкарылган эшләр күп булды. Бу укучыларның гына түгел, аларның укытучылары – фәнни җитәкчеләренең дә уңышы, билгеле. Нәтиҗәдә, 12 җиңүче һәм 74 призер билгеләнде. Бу урында Уфаның 65нче, 39нчы гимназияләре,  шулай ук Иглин, Кырмыскалы, Илеш, Аскын, Кыйгы, Туймазы, Бүздәк, Чакмагыш, Бакалы, Салават, Тәтешле, Әбҗәлил районнары, Күмертау, Баймак шәһәрләре укучыларының активлыгын һәм фәнни эшкә җитди каравын билгеләп үтәргә кирәк.

“Алар Ватан өчен көрәште” номинациясендә – Артур Әминев (2нче сыйныф, Туймазы шәһәренең 1нче интернат-мәктәбе), Арсен Мәкәримов (6нчы сыйныф, Бүздәк 2нче мәктәбе), Регина Сабирҗанова (11нче сыйныф, Иглиннең 7нче мәктәбе), “Тере хәтер” номинациясендә Карина Дәүләтшина (6нчы сыйныф, Туймазы районының Кандра 2нче мәктәбе), Нурсилә Гомәрова (11нче сыйныф,  Баймак полилингваль күппрофильле лицей-интернаты), “СВО. Безнең заман геройлары” номинациясендә Мария Волкова (6нчы сыйныф, Благовещен районының Николаевка мәктәбе), Адель Усманов (6нчы сыйныф, Аскын районының Үрмияз мәктәбе), “Минем якташларым – горурлыгым” номинациясендә Фирүзә Галиева (4нче сыйныф, Бишбүләк 1нче мәктәбе), Азалия Әскарова (8нче сыйныф, Әбҗәлил районының Әскар 1нче мәктәбе), Динияр Әхмәтшин (9нчы сыйныф, Туймазы районының Кандра 1нче мәктәбе), “Телне саклау – мәдәниятны саклау” номинациясендә Әдилә Азнабаева (4нче сыйныф, Авыргазы районының Толбазы башкорт гимназиясе), Нурислам Сәлимгәрәев (8нче сыйныф, Уфаның 65нче Татар гимназиясе) җиңүчеләр булды.

Фәнни-гамәли конференция җиңүчеләренә һәм призерларына иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән шәп бүләкләр, грамоталар тапшырылды. Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге исеменнән Ләйсән Сираева конференциядә миллилеге, халыкчанлыгы, гореф-гадәтләргә нигезләнүе белән аерылып торучы фәнни эшләрне яклаучы укучыларны аерым билгеләде һәм бүләкләр тапшырды.

Шунысы игътибарга лаек, 65нче Татар гимназиясе коллективы һәрвакыттагыча чараны югары дәрәҗәдә оештырган. Кунакларга хәрби тематикага музыкаль композиция, осталык дәресләре, белем учагының данлыклы “Мирас” этнографик музеена, шулай ук Хәрби Дан музеена сәяхәт оештырылды. Каһарман милләттәшебез Гази Заһитовка багышланган стенд янында аның турында истәлекләрне яңартып, һәркайсыбыз татар солдатының батыр, якты, кешелекле һәм игелекле образын күз алдына китердек. Ил тарихындагы иң авыр көннәрне – Ленинград блокадасын да хәтергә төшерде гимназиячеләр. Дәһшәтле елларда һәр кешегә яшәү көче биргән 125 граммлы икмәк кисәге тараттылар.

– Конференциягә ике укучым белән килдем. Тырыштык, әзерләндек. Нәтиҗәләр дә бик куанычлы, – дип уй-кичерешләре белән уртаклашты Аскын районының Урмияз мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Фларида Ярмөхәммәтова. ­– 6нчы сыйныф укучысы Адель Усманов –җиңүче, 2нче сыйныфтан Илназ Гыйльмаев призер булуга иреште. Чараны оештыручы гимназия коллективына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Барысы да уйланылган, искиткеч бай һәм кызыклы программа, һәммәбезгә игътибар, ачык йөз күрсәттеләр. Каникул көннәрендә укучыларым башкалага килеп, әйтеп бетергесез тәэссоратлар алды. Киләчәктә тагын да катнашачакбыз!

Оештыручылар да, катнашучылар да бертавыштан “Заһитов көннәре”нең киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде.

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас