+14 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
2 Апреля , 03:50

Әкиятләр укырга яратасызмы?

2 апрель — Халыкара балалар китабы көне.

Әкиятләр укырга яратасызмы?Әкиятләр укырга яратасызмы?
Әкиятләр укырга яратасызмы?

“Принцесса на горошине”, “Снежная королева”, “Дюймовочка”, “Гадкий утенок”, “Дикие лебеди”... Менә инде берничә буын Даниянең бөек язучысы Ганс Христиан Андерсенның тылсымлы әкиятләрен укып үсә. Борын-борыннан әкиятләр бик күп иҗат ителгән булса да, күңелгә нәкъ менә бу язучының китаплары һәм бала чакта телевизордан караган нәфис фильмнар һәм мультфильмнар кереп калган. Атна саен ял көнендә зәңгәр экраннарга чыккан “Әкияттә кунакта” тапшыруын ул чакта баллалар гына түгел, олылар да көтеп ала иде. Бигрәк тә Андерсен әкиятләре буенча төшерелгән фильмнарны ничә тапкыр кабатласалар да, һич кенә дә җиләтми, караган саен карыйсы гына килә. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителә торган Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.

Беренче балалар китабы 1477 елда, китап басу станогы барлыкка килгәч, инглиз телендә чыга. 1658 елда Чехия педагогы Ян Коменский балалар өчен беренче тапкыр рәсемнәр белән бизәлгән китап бастыра.

18 гасыр балалары олылар белән беррәттән Д. Дефоның “Робинзон Крузо” һәм Дж. Свифтның “Гулливер сәяхәте”романнарын укый. 19 гасырда балалар тормышына абыйлы-энеле Гримм әкиятләре килеп керә. Шунысы кызыклы, балалар өчен язылган китапларны олылар да бик яратып укыган. Бөекбритания королевасы, мәсәлән, Л.Кэрролның “Алисаның могҗизалар илендәге маҗаралары”н кулыннан да төшермәгән.

Ганс Христиан Андерсен балалар китабы булдыруга күп көч салган. Аның үз тормышы да әкиятне хәтерләтә. Ул итекче гаиләсендә туа һәм кечкенәдән бу эшнең нечкәлекләренә төшенә. 14 яшендә Андерсен Копенгагенга юллана һәм корольлек балетына өйрәнчек биюче булып урнаша. Соңрак иҗат эшенә чума, журналларда шигырьләре басыла башлый. Шулай да гади итекче улы бөтен дөньяга үзенең әкиятләре белән таныла. Әдәбиятка керткән өлеше өчен 1833 елны ул Король стипендиясенә лаек була.

1956 елда балалар китабы өлкәсендә иң абруйлы һәм Нобель премиясенә тиң саналган Ганс Христиан Андерсен исемендәге Халыкара премия булдырыла. Балалар китабы көнендә ике елга бер тапкыр балалар язучыларына һәм рәссамнарга бөек әкиятче исемендәге премия тапшырыла. 1976 елда бу мәртәбәле премиягә балалар китабын бизәүче рәссам Татьяна Маврина лаек булган. Башкача әлеге премия СССР вакытында да, Русия иҗатчыларына да бирелмәгән. Балалар һәм үсмерләр китабы буенча ЮНЕСКО каршындагы Халыкара советның иң яхшы авторлар өчен тагын бер наградасы — Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почет дипломы бар. Халыкара жюри тарафыннан 1972 елда — Сергей Михалковның, 1976 елда балалар язучысы Агния Бартоның  иҗатлары югары бәяләнә.

Андерсен исемендәге Почет дипломы белән төрле елларда Русиянең балалар язучылары, рәссамнар һәм тәрҗемәчеләр бүләкләнә. Бу югары награда белән бүләкләнүчеләр арасында безнең татар һәм башкорт язучылары да булуы аеруча горурлык тудыра.

1978 елда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим балалар һәм үсмерләр өчен язган  “Хәбәр көтәм” китабы, 1982 елда балалар язучысы Шәүкәт Галиев “Физзарядка ясый куян”исемле китабы, 1992  елда Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин “Дөньядагы иң зур алма” китабы,  1996 елда башкорт шагыйре Сафуан Әлибай “Тылсымлы шар” китабы өчен Андерсен исемендәге Почет дипломы белән бүләкләнә. Бу күренекле язучыларның балалар өчен иҗат иткән әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителеп басылган, аларны безнең кызлар һәм малайлар белән беррәттән башка милләт балалары да кызыксынып укый.

Халыкара балалар китабы көне күп илләрдә бүген дә зур бәйрәм төсе ала. Гадәттә ул көн “Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы”на кушылып китә. Китапка багышланган бәйрәм атналыгында китапханәләрдә аеруча җанлы тормыш башлана: төрле чаралар, конкурслар, фестивальләр, конференцияләр, күргәзмәләр, балалар шагыйрьләре һәм язучылар белән кызыклы очрашулар оештырыла. Әлбәттә, һәр чарада Андерсенның могҗизалы әкиятләре искә алынмыйча калмый, аның геройлары сәхнә түрен бизи, сабыйларның күңеленә изге уйлар сала. Кем белә, бәлки, китап бәйрәменә килгән балалар арасында булачак бөек әкиятче дә бардыр?

Фото: muzkult.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас