Мин — укучы!
9 Апреля , 05:05

Диктантка һәркем кушыла ала

17 апрелдә Башкорт теленнән халыкара диктант старт ала.

Диктантка һәркем кушыла алаДиктантка һәркем кушыла ала
Диктантка һәркем кушыла ала

Аның текстлары Русия халыклары бердәмлеге елына, Башкортстанда зур һәм тату гаилә елына һәм шагыйрь һәм мәгърифәтче Гали Чокрыйның 200 еллыгына багышланачак.

Оештыручылар әйтүенчә, акциядә онлайн да, турыдан-туры да катнашырга мөмкин. Трансляция (6+) Уфа вакыты белән 11:00 сәгатьтә башлана һәм БСТ һәм «Тамыр» телеканалларында, «Ашкадар» радиосында, шулай ук сайтта һәм социаль челтәрләрдә булачак.

Офлайн катнашу өчен алдан ук акция сайтында мәйданчык сайларга һәм теркәлергә кирәк. Үткәрү көнендә катнашучылар сайланган мәйданчыкка киләләр һәм анда диктант язалар.

Диктантны берничә этапта уздырачаклар. Елдагыча өч вариантта – башкорт телен башлап өйрәнүчеләр, яхшы белүчеләр һәм көньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүчеләр өчен текстлар тәкъдим ителәчәк.
Аны беренчеләрдән булып телне башлап өйрәнүчеләр – 11:00 дән 11:25 кә кадәр язачак. Аннары — башкорт телен яхшы белүчеләр, 11:30дан 12:00гә кадәр. Соңгы этап 12:05 дән 12:30 га кадәр узачак – төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүчеләр өчен.

Акциягә теләгән һәркем кушыла ала— яшь һәм яшәү урыны буенча чикләүләр юк.

Диктантны өйдә дә язарга мөмкин. Онлайн-катнашу өчен проектның рәсми сайтына керергә яки «МАКС»мессенджерындагы @bash_dictant_bot чат-ботыннан файдаланырга була. Эшләр 17 апрельгә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас