

Русия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә контроль эшләрнең күләмен билгеләгән: аларның өлеше гомум уку вакытының 10 процентыннан артмаска тиеш. Бу хакта Русия мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова белдергән.
Мәгариф министрлыгының боерыклары белән беркетелгән документлар кысаларында предмет өлкәләре төгәлләштерелгән, контроль эшләр саны лимиты билгеләнгән, шулай ук белем бирү программаларын үзләштерүнең предмет һәм метапредмет нәтиҗәләренә таләпләр исемлеге билгеләнгән.
Моннан тыш, кайбер уку дисциплиналары буенча бердәм дәрес буенча планлаштыру кертелгән һәм өй эше күләме регламентланган.
Колударова шулай ук педагогларның эшен гадиләштерү өчен “гомуми белем бирүнең бердәм эчтәлеге” порталында эш программалары, уку планнары һәм төп белем бирү программалары конструкторлары, шулай ук норматив документлар һәм методик киңәшләр урнаштырылуын билгеләп үткән.
Автор фотосы.