Мин — укучы!
14 Апреля , 06:45

Укучыны мәктәптә эшкә җәлеп итәргә ярыймы?

Язгы өмәләрдә катнашырга рөхсәт бирмәүче әти-әниләр дә бар.

Укучыны мәктәптә эшкә җәлеп итәргә ярыймы?Укучыны мәктәптә эшкә җәлеп итәргә ярыймы?
Укучыны мәктәптә эшкә җәлеп итәргә ярыймы?

Гамәлдәге законнар мәктәп укучыларын ата-аналар ризалыгыннан башка иҗтимагый файдалы эшкә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Дәүләт думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов белдерде.

“2023 елда без укучыларның хезмәт бурычын беркетүче “Мәгариф турында" гы законга төзәтмәләр керттек. Мин автордаш булып чыгыш ясадым. Документ нигезендә, укучыларны мәктәп чикләрендә эшкә җәлеп итү өчен ата-аналарның рөхсәте таләп ителми”, - дигән Колунов “ТАСС” агентлыгына.

Ул искәрткәнчә, укучылар сыйныф җыештыруга, мәктәп территориясендә агач утыртуга һәм китапханәдә ярдәм итүгә җәлеп ителергә мөмкин. Шулай да сәламәтлек үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк.

Парламентарий билгеләвенчә, мондый чаралар балаларда көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Сүз сыйныфта һәм мәктәп территориясендә тәртип һәм чисталык урнаштыру турында бара.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас