Мин — укучы!
16 Апреля , 12:50

Осталардан осталыкка өйрәнделәр!

Башкаланың яшь сәләтләре Әлмәт татар дәүләт драма театры актерларыннан дәрес алды.

Осталардан осталыкка өйрәнделәр!Осталардан осталыкка өйрәнделәр!
Осталардан осталыкка өйрәнделәр!

Уфада Әлмәт татар дәүләт драма театрының гастрольләре бара. Унике еллык тәнәфестән соң, иҗат коллективын Башкортстан тамашачысы алкышлар белән каршы алды. 15 апрельдә әлмәтлеләр көндезге вакытта "Кайда минем илем?" документаль спектаклен тәкъдим итте. Тамаша залында өлкән яшьтәге буын вәкилләре дә, укучылар да шактый күп иде. Балаларны тамашадан соң актерлардан осталык дәресләре алу кебек бик мавыктыргыч чара көтте.

Спектакльдән соң Әлмәт театры артистлары укучылар өчен осталык дәресе үткәрде. Анда Уфаның "Нур" балалар студиясендә, Лениза һәм Символ Гайнетдиновлар җитәкләгән "Символ" һәм "Өмет", шулай ук, Константин Хабенский студияләрендә шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар катнашты. Алар Татарстанның атказанган артисты Раушан Мөхәммәтҗанов, театрның әйдәп баручы актрисасы, хореограф Ләйсән Заһидуллина, яшь актриса, үзен режиссер буларак та сыный башлаган Амалия Мөхәмбәтовадан дәресләр алды.

“Осталык дәресләре үткәрү – безнең театрда бик популяр юнәлеш. Беренчедән, актерларыбыз үзләре баш режиссерыбыз Сәрдәр Таһировскида тренинглар уза. Искиткеч дәресләр! Актерлар алтышар сәгать осталыкка өйрәнә һәм хәзер инде үзләре белгәннәрне балаларга өйрәтә. Бүген алар Уфа укучыларын актерлык осталыгына төшендерә, балалар үзләрен пластика, сөйләм һәм сәхнә хәрәкәтендә сынап карый”, – диде Фәридә Исмәгыйлева.

Башкаланың яшь артистлары сәхнәдә үзеңне тоту, үзаллы һәм төркемдә эшләү серләренә төшенде. Бу чара да бер тында, бер сулышта узды. Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсановның ярдәмчесе Ләйсән Сираева актив катнашучы укучыларга истәлекле бүләкләр, “Әллүки” журналлары бүләк итте.

Әлмәт театры коллективы Башкортстанның яшь сәләтләрен үзләренә кунакка чакырды. Балалар да актер апа-абыйларын үз студияләрендә күрәселәре килүен белдерде. Димәк, җылы һәм җанлы очрашулар әле алда да дәвам итәчәк.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас