Мин — укучы!
17 Апреля , 07:50

Милли кием безгә килешә!

Бүген без дәрескә милли костюмнарда килдек.

Милли кием безгә килешә!Милли кием безгә килешә!
Милли кием безгә килешә!

Бүген безнең 1 В сыйныфы Башкортстан халыкларының Милли костюм көнен бәйрәм итүгә кушылды.

Милли кием көне ул –  бәйрәм генә түгел, үз тарихыңа, тамырларыңа, халкыңа хөрмәт көне дә. Бүген дәрескә милли костюмнарда килдек. Ерак әби-бабаларыбыздан, буыннан-буынга тапшырылган бизәкләр турында сөйләштек. Республикада гасырлар буе дуслыкта һәм татулыкта яшәүче халыкларның бердәмлеге һәм дуслыгы турында да күп нәрсә белдек.

“Милли киемнәрдә сез тагын да күркәм һәм матур! Борынгыдан килгән традицияләрне хөрмәт итү – ул үз тарихыңны белү һәм Ватаныңны ярату дигән сүз”, - диде сыйныф җитәкчебез Зарима Рәфыйк кызы Дибаева.

1 В сыйныфы укучылары,

Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназиясе.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас