

Безнең гаиләбез зур һәм тату. Әтием Раил мине мәктәпкә озата һәм каршы ала. Аның белән без футбол, хоккей карыйбыз һәм "Салават Юлаев" командасы өчен җан атабыз.
Әнием Ирина – укытучы. Дәресләр әзерләгәндә һәрвакыт ярдәм итә. Әнием белән сәяхәт итәргә яратабыз.
Апам Илина Уфада яши, провизор булып эшли. Аның инде хәзер үз гаиләсе бар.
Дарина апам М. Акмулла исемендәге педагогия университетында белем ала, шул ук вакытта укытучы да булып эшли.
Гаиләбез белән бергә җыелган вакытларны көтеп алам. Мин әти-әниемне, апаларымны бик яратам!
Аврора ЕРГИЗОВА.
5нче сыйныф.
Бүздәк районының Каран мәктәбе.