Мин — укучы!
19 Апреля , 03:25

Әти-әнидән үрнәк алабыз!

"Әллүки" почтасына килгән җылы эчтәлекле хатны бергәләп укыйк, дуслар.

Әти-әнидән үрнәк алабыз!Әти-әнидән үрнәк алабыз!
Әти-әнидән үрнәк алабыз!

Минем әти-әнием бик тырыш, эшчән кешеләр. Әтием Рамил эшкуар, машиналар төзәтә. Куллары алтын аның! Ул волонтер да әле, авылда маскировка челтәрләре үрүне оештырды. Аларны СВО зонасына илтеп кайтты. Яугирләргә ярдәме өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Әнием Лилия – аш пешерүче. Ул тәмле-тәмле тортлар пешерә, табыннар әзерли. Бәйләмгә дә бик оста.

Абыем Ильяс Уфада, һөнәре буенча геолог. Ул бик матур картиналар төшерә.

Апам Милена Уфа икътисад колледжында 2нче курста  укый.

Ә мин мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыйм, спорт ярышларында призлы урыннар яулыйм.

Без күпләп маллар асрыйбыз, умарта үрчетәбез. Буш вакытларда бергәләп балыкка, гөмбәгә йөрибез, сәяхәт итәргә яратабыз. Әти-әниебез һәрвакыт яныбызда булсыннар иде.

Рания МАНСУРОВА.

5нче сыйныф.

Бүздәк районы Каран мәктәбе.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас