

84нче Татар гимназиясенең 1 В сыйныфында бүгенге иртә бик мөһим темадан башланган. “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр” циклы кысаларында балалар “Җир көне — һәр көнне” темасы буенча фикер алышкан. Сыйныф сәгатендә гимназия директоры Равил Рифкать улы Идрисов та катнашкан.
1нче В сыйныфы укучылары, укытучылары Зарема Дибаева җитәкчелегендә, табигать турында кайгырту бер генә көнлек эш түгел, һәр кешенең көндәлек бурычы булуына төшенгәннәр.
“Безнең дөньяның матурлыгы турында видеоролик карадык. Сорауларга җавап бирдек һәм ни өчен табигать байлыкларын сакларга кирәклеге турында фикер алыштык”, - ди кызлар һәм малайлар.
Иң мөһиме: һәр укучы үзенең табигатьне саклауга керткән эшләре турында сөйләгән.
“Укучыларыбыз чын эко-геройлар булып чыкты: алар тешләрен чистартканда суны сүндереп тора, ял иткән урыннарда үзләре артыннан чүп-чар калдырмый һәм һәр кәгазь битен саклый”, - ди Зарема Рәфыйк кызы.
Балаларның балачактан ук Җир байлыкларының кыйммәтен аңлавын күрү сөенечле. Әйдәгез, без дә алардан бергәләп үрнәк алыйк!