Мин — укучы!
21 Апреля , 09:40

Туган телем – Тукай теле

Башкаланың 65нче Татар гимназиясендә “Туган тел бәйрәме” үтте.

Туган телем – Тукай телеТуган телем – Тукай теле
Туган телем – Тукай теле

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Аның шигырьләре бүген дә буыннарны берләштерә, яхшылыкка, гаделлеккә һәм Туган җирне сөяргә өйрәтә.

Бүген Уфаның Г. Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиясендә “Туган телем – Тукай теле” дип исемләнгән бәйрәм узды. Чара "Дебют" балалар иҗат үзәге белән берлектә оештырылды.

“Балалар шагыйрьнең иҗаты белән кызыксынып таныштылар, чөнки Тукай китаплары өлкәннәргә дә, балаларга да бертигез кадерле. Аның иҗаты туган якның матурлыгын бәяләргә, шәфкатьле, кыю һәм гадел булырга ярдәм итә.

Укучыларыбыз үзләрен артист ролен сынап карады: Габдулла Тукайның яраткан әсәрләрен рәхәтләнеп сәхнәләштерделәр. Залда әдипнең шигырьләренә язылган татар көйләре һәм җырлары яңгырады, ә “Тукайның тылсымлы дөньясы” китап күргәзмәсе аның иҗатының яңа якларын ачты.

Бәйрәм туган телгә мәхәббәт һәм бөек шагыйрь мирасына хөрмәт символы булган “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды”, - дип хәбәр итә гимназия коллективы.

 

Фото: гимназия сайтыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас