

Рособрнадзор быел имтиханда укучыга файдаланылырга мөмкин булган әйберләр исемлеген төзегән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Аерым алганда, 2026 елда БДИ тапшыручы укучы утырган өстәлдә караламалар, кара төстәге гель яки капилляр ручка, шәхесне раслаучы документ (паспорт), дарулар, ашау (шоколад, батончик) һәм этикеткасыз шешәдә эчәргә яраклы су булырга мөмкин.
Моннан тыш, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар, инвалид балалар һәм инвалидлар БДИ тапшырганда махсус техник чаралар куллана алалар.
Биология, география, физика һәм химия буенча имтиханнарга программалаштырылмый торган калькулятор, ә математика һәм физика буенча имтиханнарга – белешмә мәгълүматсыз линейка алып килергә мөмкин.
Әдәбият буенча БДИда орфографик сүзлек алырга мөмкин. Сүзлекләрне имтихан үткәрү пункты бирергә тиеш.
Автор фотосы.