

БДИны вакытыннан алда тапшыру чоры тәмамланды. Ул 20 марттан 20 апрельгә кадәр барды.
“Рособрнадзор” хәбәр итүенчә, Русиянең 69 төбәгендә 2 236 кеше имтихан тапшырган. Тулаем алганда барысы да штатлы режимда узуга карамастан, дүрт укучыны хокук бозулар өчен имтиханнан чыгарып җибәргәннәр.
Ведомство мәгълүматы буенча, беренче хокук бозучы укучыны быел ясалма интеллект тоткан. Нейрочелтәр Санкт-Петербургта чыгарылыш укучысының үз-үзен тотышын анализлаган һәм аның шпаргалкасын “күргән”.
"Быел беренче хокук бозучыны "Ростелеком" компаниясе тарафыннан эшләнгән ясалма интеллект ачыклады", — дип хәбәр иттеләр “Рособрнадзор”да.
Укучыны шунда ук имтиханнан чыгарганнар.
Фото: obrnadzor.gov.ru