

Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында өй эшләренең бер өлеше кыйммәтен югалта, чөнки аларны нейрочелтәрләр аша бик җиңел үтиләр. Бу хакта ТАСС агентлыгына “Рособрнадзор” башлыгы Анзор Музаев белдергән.
"Әгәр укытучы биргән бирем ясалма интеллект белән уңышлы хәл ителә икән, мин, ата-ана буларак әйтәм, бу биремнең мәгънәсе юк. Әгәр укытучы укучыны чиста суга чыгарырга тырышса, бердәнбер мәгънә булачак: үзе эшләгәнме, юкмы”, — диде ул.
Шул ук вакытта Анзор Музаев ассызыклавынча, шигырьне өйрәнү яки текстны сөйләү кебек гуманитар биремнәр элеккечә укучының шәхси катнашуын таләп итә һәм ясалма интеллект тарафыннан үтәлми.
Ул ясалма интеллект белән бәйле бу күренешне мәктәп һәм югары белем бирү системасы өчен “зур сынау” дип атады. Аның сүзләренчә, яңа шартларда укытуның нәтиҗәлелеген саклап калу өчен җитди карарлар кирәк.
Автор фотосы.