

Апрель ае - Тукай ае. Бүген, 29 апрельдә, безнең мәктәбебездә шаулап-гөрләп “Әлифба бәйрәме” үтте. Беренче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итте. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре һәм 4нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар җырлады, биеде, шигырьләр сөйләде. Кунакка "Әлифба", "Татар теле" китаплары, Шәвәли шук малай да килгән иде.
Бәйрәм бик күңелле үтте! Балалар "Әлифба"ны өйрәтүдә зур тырышлык куйган укытучылары Резидә Өлфәт кызы Рәҗәповага, әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар алдында тырышып укырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр.
Шунысы да сөенечле, безнең беренчеләр барысы да икенче яртыеллыкка да "Әллүки" журналына язылып куйдылар.
Фото: мәктәп сайтыннан