+13 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
30 Апреля , 05:30

Язгы табышмаклар

Дуслар! Ягез әле, табышмаклар чишеп алыйк. Кем барлык җавапларны да белә, "В контакте"дагы төркемебезгә яза.

Язгы табышмакларЯзгы табышмаклар
Язгы табышмаклар

 

  1. Колга башында йорты,

Эчендә аның җырчы.

 

  1. Сикереп төшә,

Бозны тишә.

 

  1. Зәңгәр ашъяулык

Бөтен дөньяны каплаган.

 

  1. Чакырдылар, дәштеләр,

Барган идем — качтылар.

 

  1. Кара тавык ятып калды,

Ак тавык очып китте.

 

  1. Кич җиргә төшә,

Төнне җирдә үткәрә,

Иртә белән тагын югала.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас