

Дәүләт думасының Гаиләне яклау, ата-ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, “Аналар советы” рәисе Татьяна Буцкая күпбалалы гаиләләргә чыгымнарны өлешчә генә каплый торган төбәк компенсациясе урынына мәктәп формасын бушлай бирергә тәкъдим итте. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Русиядә мәктәп формасына өлешчә компенсация алырга мөмкин, әмма түләүләр суммасы һәм адресатлар һәр субъектта аерыла. Төбәкләр аны алу өчен критерийларны үзләре билгели: беренче сыйныф укучыларына, күпбалалы яки аз керемле гаиләләргә һәм башкалар.
Буцкая билгеләвенчә, укучыларны исемле форма белән тәэмин итү дөрес карар булыр иде. Бер төбәктә күпбалалы гаиләләрдәге укучылар өчен түләү 2,5 мең сум тәшкил итә, икенчесендә – 12 мең сум. Шул рәвешле, кемдер күлмәк белән пиджак кына сатып ала ала, ә кемдер – тулы комплект, дип аңлатты парламентарий.
Ул, шулай ук, мәктәп формасы җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен дәүләт тарафыннан 2026 елда 100 млн сум, 2027 елда – шулай ук 100 млн сум бүлеп биреләчәген әйтте. Бу Русия җитештерүчеләренә дә ярдәм булыр иде, дип йомгаклады Буцкая.
Динар Кәлимуллин фотосы.