

Благовар районының Кашкалаша авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды. Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр турындагы хәтерне яңарту, алар хакында күбрәк мәгълүмат белү, яшь буында тарихи мираска сөю һәм хөрмәт тәрбияләү максатында оештырылган бәйрәм чарасы авылдагы обелиск янында үтте. Аны әзерләүдә мәктәп коллективы, авыл Советы, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре зур тырышлык салды.
Тәбрикләү сүзләре, балаларның дулкынландыргыч чыгышлары Ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргән яугирләрне, Җиңүне тылда якынайткан авылдашларны искә алу, аларга рәхмәт хисләрен белдерү билгесе булды.
Ә соңыннан авыл халкы һәм кунаклар фронт ризыгы – солдат боткасын татып карый алды, кайнар чәй белән сыйланды.
Солдат боткасы – ул совет солдатларының үлемсез батырлыгын искә алуның бер символы. Аны кыр кухнясында мәктәпнең оста аш пешерүчеләре Роза Алмаева һәм Ләйсән Закирова бик тәмле итеп әзерләде.
Гомерләрен аямый, балаларының, оныкларының якты киләчәге өчен Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашлар, бүгенге көн Геройлары хөрмәтенә шундый ватанпәрвәрлек чаралары үтеп торса, батырларыбыз даны онытылмас, күңелләрдә хөрмәт һәм ихтирам яшәр.
Фото: мәктәп сайтыннан