

Агымдагы елда Русия мәктәпләрен тәмамлаучылар ике мәҗбүри фән һәм сайлап алынган бер предмет буенча БДИны кабат тапшыра алачак. Бу хакта сенатор Айрат Гыйбатдинов "РИА Новости" агентлыгына сөйләгән.
Аның белдерүенчә, БДИны урыс теле, математика һәм сайлап алынган бер дисциплина буенча кабат тапшырырга мөмкин.
"Чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге турында истә тотарга кирәк. Агымдагы елда укучылар 8 июль һәм 9 июль, яисә 4, 8, 25 сентябрьдәге резерв көннәрендә ике мәҗбүри фәнне (урыс теле һәм математика) һәм бер фәнне яңадан тапшыра алачак", – дип билгеләп үтте парламентарий.
Сенатор искәртүенчә, кабат тапшырган очракта, балл түбәнрәк булса да, имтиханның алдагы нәтиҗәсе гамәлдән чыгарыла. Шуңа бәйле рәвештә, сенатор чыгарылыш укучыларын карарны уйлап кабул итәргә өндәде.
Моннан тыш, Гыйбатдинов БДИны кабат тапшыру югары уку йортларына документлар тапшыру вакытына йогынты ясарга мөмкин икәнлегенә дә игътибар юнәлтте.