

Имтиханны тапшыра алмаячакмын дигән уйны башыңа да кертмә. Һәрвакыт үзеңә: «Мин булдырачакмын!» – дип әйт һәм үз көчеңә ышан. Шул чагында барысы да яхшы булачак!
Имтихан алдыннан
Нәрсә ярамый? Энергетиклар эчәргә һәм еллык курсны төн эчендә өйрәнергә тырышырга. Соңгы көнне йокла, аша, саф һава сулап кер. Баш миенең нормаль эшләве өчен үсмерләргә 8 сәгать чамасы йокы кирәк. Ә йокысыз төннән соң син хәтта “отличник” булсаң да мәгълүматның бер өлеше хәтердән “җуелырга” мөмкин.
Имтихан вакытында
Аңлашылмаган беренче биремне күрү белән паникага бирелмә. Бирем шартларын игътибар белән укы. Әгәр мәсьәләне чишү юлы килмәсә, аны узып кит һәм соңрак кайт. Тиз арада ышаныч һәм баллар җыю өчен җиңел биремнәрдән башлау яхшырак.
БДИда топ-5 хата:
* Биремнәрне игътибар белән укымау.
* Бланкларны тутыруда хаталар.
* Имтиханда вакытны дөрес бүлмәү.
* Имтихан алдыннан йокы туймау.
* Имтихан вакытында паникага бирелү.