

Безнең гаиләбез зур һәм тату. Әтием Денис уңган, агач эшенә оста. Безнең матур йортыбызны да әтиебез үз куллары белән төзеде. Әнием Нәфисә укытучы булып эшли. Ул безне тәмле ризыклар әзерләп сыйлый. Бакчабызда берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерә. Минем Азалия һәм Нурия исемле ике апам бар. Мин алар белән бик горурланам! Ә мин гаиләдә төпчек малай.
Без гаилә белән ялларны табигать кочагында уздырырга яратабыз. Агыйдел буенда палаткаларда кунабыз, әти белән балык тотабыз, бергәләп тәмле уха пешерәбез. Шуңа да мин җылы җәй айларын көтеп алам.
Динар БАЯНОВ.
Краснокама районының Куян мәктәбе.
Автор фотосы.