+11 °С
Болытлы


Без гаиләдә – дүрт кеше. Әтием Рузалиф “Башнефть-Добыча” җәмгыятендә машинист, әнием Гүзәл Куян авылы биләмәсендә эшләр белән идарә итүче булып эшли. Апам Динара – 11нчедә, ә мин 4нче сыйныфта тырышып укыйбыз.
Без дус һәм тату яшибез. Апам белән, әти-әни эштән кайтуга, өйләрне җыештырабыз, тәмле ризыклар пешерәбез. Җәй көннәрендә Башкортстан буйлап сәяхәт итәргә яратабыз, кышын чаңгыда, тимераякта шуабыз.
Самир ГАБИДУЛЛИН.
4нче сыйныф укучысы
Краснокама районының Куян мәктәбе.
Автор фотосы.