+14 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
19 Мая , 06:05

Иҗат дөньясына рәхим итегез!

Балтач районының Штәнде мәктәбендә сәнгать залы ишекләрен ачты.

Иҗат дөньясына рәхим итегез!Иҗат дөньясына рәхим итегез!
Иҗат дөньясына рәхим итегез!

Заманча технологияләр иҗатны кысрыклаган тормышта да кешенең күңеленә илһам бирүче урыннар була. Штәнде мәктәбендә нәкъ шундый зал ишекләрен ачты. Биредә тантаналы шартларда узган семинарга районның рәсем сәнгате укытучылары җыелды.

Мәктәп бусагасын атлап кергән кунакларны бәйрәм рухы каршы алды. Әмма иң якты мизгел ул, әлбәттә, сәнгать залын ачу тантанасы булды. Кызыл тасма киселде һәм барысы да мәктәптәге яңа иҗади мохиткә аяк басты.

Мәктәп директоры Ирина Рафаил кызы Нуртдинова коллективын, кунакларны, педагогларны әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрикләде, белем һәм тәрбия бирүдә сәнгать залының әһәмиятен билгеләп үтте. Районның мәгариф бүлеге методисты Эльвира Филарит кызы мәктәпнең рәсем укытучысы Фәйрүзә Зарафетдин кызына Корбановага балаларга эстетик белем бирү өлкәсендәге уңышлары өчен Рәхмәт хатын тапшырды.

Яңа зал – ул гади кабинет кына түгел. Бу чын иҗат музее, анда һәр экспонат гүзәллеккә мәхәббәт уята. Кунаклар игътибарына төрле экспозицияләр тәкъдим ителде:

— "Укучыларның эшләре" — яшь талантлар яңа карашлары һәм кыю чишелешләре белән таң калдырды.

— "Укытучылар иҗаты" –  рәсем сәнгатенең һәм графиканың төрле жанрлары аша педагоглар үзләре дә даими иҗади эзләнүдә булуларын күрсәтте.

— "Декоратив-гамәли сәнгать" –  биредә халык һөнәрләре традицияләре урын алган.

— "Табигый материалдан ясалган арт-объектлар” бүлегендә кабырчыклардан һәм башка бик күп кызыклы "калдыклардан" соклангыч эшләр тәкъдим ителде.

— "Ташландык материалдан эшләнгән әйберләр” –  “чүп-чарның" югары сәнгать рәвешен алуы экспозиция кунакларны таң калдырды.

— "Тере сәнгать" һәм мәктәп буйлап экскурсия" – бу бүлектә кунаклар өчен мавыктыргыч интерактив чара узды.

Аннары кунаклар Штәнде мәктәбендә белем һәм тәрбия бирү процессының ничек оештырылуы, уңайлыклар белән танышты.

Программаның аерым бер өлеше тәҗрибә уртаклашуга багышланды.  Педагоглар укытуның заманча методикалары турында фикер алышты, балаларда рәсем сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү һәм үз мәктәпләрендә шундый ук илһам почмаклары булдыру серләре белән уртаклашты.

Очрашуның янә бер күңелле өлеше – укучыларның чыгышлары булды.  Балалар шигырьләр укыды, җырлар, халык биюләре башкарды.

Педагоглар семинардан яңа идеяләр, хис-кичерешләр белән таралышты. Сәнгать залын оештыручы һәм укучыларын илһамландыручы укытучы Фәйрүзә Зарафетдин кызына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Нәкъ аның энергиясе һәм үз эшенә чиксез мәхәббәте мәктәптә сәнгать дөньясы булдыру идеясен чынга ашырды.

Семинарда катнашучылар якты хыяллар, уйлар белән үз белем учакларына таралышты.  Чара чын укытучының могҗизалар тудырырга сәләтле булуын ачык дәлилләде.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас