

Чыгарылыш сыйныфларында укымаучы укучылар быел җәйге каникулларга гадәттәгедән иртәрәк китәчәк. Бу хакта Мәгариф министрлыгы эксперты, МПГУ лицее директоры Игорь Якимов хәбәр итте. Агымдагы елда укулар 26 майда тәмамланачак, ә 27 майда каникуллар башлана.
Шулай итеп, балаларның ялы биш көнгә арта. Карар мәктәпләрдә имтиханнар кабул итү пунктларын вакытында әзерләүгә бәйле.
Быел БДИның төп чоры беренче тапкыр 1 июньдә старт ала, һәм укуны тәмамлауның бердәм көне укучыларның имтиханнарга әзерлеген һәм ялын берләштерергә мөмкинлек бирә. Өстәмә көннәр — 27, 28, 29, 30 һәм 31 май — укучылар өчен «күңелле бонус» булачак.
Динар Кәлимуллин фотосы.