Мин — укучы!
21 Мая , 06:00

Мәктәпләрдә ясалма интеллектны өйрәнә башлаячаклар

Яңалык 1 сентябрьдән кертелә.

Мәктәпләрдә ясалма интеллектны өйрәнә башлаячакларМәктәпләрдә ясалма интеллектны өйрәнә башлаячаклар
Мәктәпләрдә ясалма интеллектны өйрәнә башлаячаклар

Русия укучылары информатиканың тирәнәйтелгән курсы кысаларында "Ясалма интеллект" профилен 1 сентябрьдән өйрәнә башлаячак. Бу хакта "РИА Новости" га биргән интервьюсында мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп мәгарифен үстерү нигездә май аенда тәмамланган Бөтенрусия укучылар олимпиадасы нәтиҗәләренә һәм юнәлешләренә йөз тота.

Кравцов белдерүенчә, "Ясалма интеллект" профиле информатика буенча олимпиадага яңа юнәлеш буларак кертелде һәм катнашучылар ягыннан зур кызыксыну күрсәтте. Министр хәбәр иткәнчә, нәкъ менә шуңа күрә 2026/27 уку елыннан аны информатиканы тирәнтен өйрәнү кысаларында мәктәп программасына кертү планлаштырыла.

Элегрәк Русия Мәгариф министрлыгы 5-6, 7-8 һәм 9 сыйныфлар өчен "ясалма интеллектка кереш" дәреслекләрен мәктәп әдәбиятының федераль исемлегенә керткән иде.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас