+22 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
23 Мая , 04:35

6,5 яшьтә дә иртәрәк әле!

Нейропсихологлар баланы иртә укырга бирмәскә куша.

6,5 яшьтә дә иртәрәк әле!6,5 яшьтә дә иртәрәк әле!
6,5 яшьтә дә иртәрәк әле!

Нейропсихологлар кисәтә: баланы иртә укырга бирү (хәтта 6,5 яшьтә дә) аның өчен мотивация югалтуга һәм психосоматик авыруларга китерергә мөмкин.

Нейропсихолог Марина Захарова «Правмир»га биргән интервьюсында билгеләвенчә, хәзерге ата-аналар еш кына балаларын мөмкин кадәр иртәрәк беренче сыйныфка бирергә омтыла, әмма физиологик яктан күпчелек балалар моңа әзер түгел.

Төп проблема интеллектуаль сәләтләрдә түгел, ә нерв системасының һәм баш миенең өлгереп җитмәвендә, алар үз-үзләрен контрольдә тоту һәм игътибарны тота белү өчен җавап бирә.

Эксперт ассызыклавынча, 6,5 яшьтә балага статик йөкләнешләргә түзәргә бик авыр — 30-40 минут рәттән берничә дәрес хәрәкәтсез утырырга.

Психолог билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда ул тикшергән меңләгән балалар арасыннан аңа 6,5 яшьлек бер бала эләккән, ул чыннан да мәктәпкә эмоциональ һәм физиологик яктан әзер булган.

“Укуның соңрак башлануын планлаштыру яхшырак — бала җиде ярым яшьтә мәктәпкә әзер, уйнап туйган, физиологик яктан өлгергән килеш барачак”, — дип киңәш итә Захарова.

Бу балага 11 елга укуга кызыксынуны саклап калырга мөмкинлек бирә. Югыйсә инде беренче сыйныфта ук балалар “үтерелгән” мотивация, баш авыртулары һәм укырга теләмәү белән очраша.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас