+20 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
25 Мая , 11:30

Башкортстанда БДИны 17,7 мең укучы тапшыра

Башкортстанда БДИны 17,7 мең укучы тапшыраБашкортстанда БДИны 17,7 мең укучы тапшыра
Башкортстанда БДИны 17,7 мең укучы тапшыра

Бу хакта Башкортстанның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.

Быел республиканы тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау имтиханнары гадәттәгедән соңрак башланачак —БДИның беренчесе 1 июньгә планлаштырылган, тугызынчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханнары 2 июньнән старт ала. Мондый карар мәктәпләргә уку программасын тыныч кына тәмамларга һәм сынауларга яхшырак әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте Башкортстанның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә.

Аның сүзләренчә, дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда арткан. БДИны 17 692 кеше тапшырырга планлаштыра — узган елга караганда 879га күбрәк. Шуларның 16 373е — агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Аларга имтиханнар тапшыру өчен 161 пункт әзерләнгән.

Быел 54 154 укучы 9нчы сыйныфны тәмамлый. бу үткән ел белән чагыштырганда 2685кә күбрәк. Төп дәүләт имтиханнары тапшыру өчен 417 пункт эшләячәк.

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларга аерым игътибар биреләчәк. 4 719 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 190 унберенче сыйныф укучысы өчен имтиханнарда махсус шартлар тудырылган, дип хәбәр итте министр.

Аттестатларны тапшыру тантанасы 27 июньгә планлаштырылган. Министр сүзләренчә, 2026 елда имтиханнар штат режимында барлык хәвефсезлек таләпләрен үтәп узачак. Республикада 100 урынга исәпләнгән өч Ситуация үзәге эше оештырылган, мең ярымнан артык җәмәгать күзәтүчеләре укытылган.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас