+21 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
26 Мая , 10:05

100 баллга – 150 мең сум

Югары баллга имтихан тапшыручыларның укытучылары да ачкчалата түләүләр алачак.

100 баллга – 150 мең сум100 баллга – 150 мең сум
100 баллга – 150 мең сум

Башкортстанда БДИны 100 баллга тапшырып, республика вузларына укырга керүче чыгарылыш сыйныф укучылары 150 мең сум күләмендә акчалата түләү алачак. Бу хакта ЦУРдагы оператив киңәшмәдә төбәкнең мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.

Моннан тыш, чыгарылыш укучыларын имтиханнарга иң югары баллга әзерләгән педагогларга 50әр мең сум түләнәчәк.

Быел 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар өчен йомгаклау аттестациясе 1 июньнән – гадәттәгедән соңрак башланачак. Элегрәк имтиханнар май ахырында старт ала иде.

Имтиханнарны соңрак  вакытка күчерү укучыларга һәм укытучыларга чыгарылыш чараларын тыныч үткәрергә һәм имтиханнарга яхшырак әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк, дип белдерә оештыручылар.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас