+18 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
29 Мая , 05:05

Сеңелесе – 1нчедә, абыйсы 11нчедә!

Зубово авылының “Знание” белем бирү үзәгендә соңгы кыңгырауны бертуганнар – Сара һәм Алим Сираевлар чыңлатты.

Сеңелесе – 1нчедә, абыйсы 11нчедә!Сеңелесе – 1нчедә, абыйсы 11нчедә!
Сеңелесе – 1нчедә, абыйсы 11нчедә!

26 майда республикабыз белем учакларында “Соңгы кыңгырау” тантаналары узды. Бу иртәдә матур итеп чыккан Кояш та мәктәпне тәмамлаучы кызлар һәм егетләрне зур тормыш юлына озатты сыман. Быел республика мәктәпләрен 16 меңнән артык унберенче һәм 54 меңнән күбрәк тугызынчы сыйныфлар укучысы тәмамлады.

Зубово авылының "Знание" белем бирү үзәгендә дә унберенчегә кадәр иң-иңнәр – алда торган зур сынаулардан курыкмаучы кызлар һәм егетләр килеп җиткән. Шунысы игътибарга лаек, белем учагында соңгы кыңгырау чыңлату быел бертуган Сираевлар бәхетенә туры килгән. Сара – 1нче сыйныфны, ә абыйсы Алим 11нчене тәмамлый. Кыю, чәмле, максатчан чыгарылыш сыйныфы укучыларына лаеклы алмаш үсеп килә, әфарин!

Янә бер уку елы тәмам. Гыйлем үрләренең яңа баскычына күтәрелгән укучылар күңелле дә, рәхәт тә җәйге каникулларга таралышты. Ә чыгарылыш сыйныфында укучы кызлар һәм егетләрне алда зур сынаулар – имтиханнар көтә. Алар унбер ел эчендә алган белемнәрен Бердәм дәүләт имтиханнарында сынап караячак. Зиһен ачкычлары телик үзләренә! Юлларыгыз якты, киләчәгегез бәхетле булсын, кызлар һәм егетләр!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас