

Күп кенә мәктәпләрдә җәйге каникулларда укучыларны бакчада чүп утауга, мәктәп янындагы территорияне җыештыруга җәлеп итәләр. Моның никадәр законлы булуы турында “Газета.Ru” басмасына юрист, Мәскәү юридик корпорациясе президенты Вячеслав Печников сөйләгән.
Юрист белдерүенчә, укучыларны бакча эшләренә, территория җыештырга җәлеп итәргә мөмкин, әмма законнарда билгеләнгән кайбер шартларны һәм чикләүләрне үтәү мөһим.
2023 елдан “Мәгариф турында”ы законның 43 мәддәсенең 1 өлешенә мәктәп укучыларының белем бирү программасында каралган иҗтимагый файдалы хезмәттә катнашу бурычын билгели торган үзгәрешләр кертелде. Бу закон укучыларда хезмәт сөючәнлек, хезмәт күнекмәләре, хезмәткә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Мондый очракта үсмерләрне аларның сәламәтлегенә һәм әхлакый үсешенә зыян китерә, шулай ук куркыныч һәм хәвефле хезмәт шартлары булган эшчәнлеккә җәлеп итү тыела. Рөхсәт ителмәгән эшләрнең тулы исемлеге Русия Хөкүмәтенең 163нче карарында беркетелгән.
“Әгәр хәвефсезлек таләпләре үтәлсә, территорияне җыештыру һәм төзекләндерү, кагыйдә буларак, бу исемлеккә керми", — ди белгеч.
Мәктәп өчен төп шарт – эшкә, хезмәткә җәлеп итү уку планында каралырга тиеш. Мәсәлән, дәреснең “Технология”, “Хезмәт” программасы мәктәп территориясен төзекләндерүне үз эченә алса, мәктәп мондый бурычларны үтәүне таләп итәргә хокуклы.
“Законнар эшләрнең дәвамлылыгын төгәл регламентлый. 14-15 яшьлек укучылар көненә – дүрт сәгатьтән, 15-16 яшьлекләр — биш сәгатьтән, ә 16-18 яшьлекләр җиде сәгатьтән артык эшләмәскә тиеш. Һәр 45 минут саен 15 минутлык тәнәфес мәҗбүри", – ди Печников.
Ачык һавада, эсседә эшләгәндә аерым кагыйдәләр кулланыла: температура 25-28 градус булса, 14-16 яшьлек үсмерләр өчен эш вакыты 2,5 сәгатькә, 16-18 яшьлекләр өчен 3,5 сәгатькә кадәр кыскара. Мондый очракларда эшне кояш активлыгы азрак булган вакытка планлаштыралар.
Автор фотосы.