

5 июньдә "Нур" Уфа дәүләт татар театрында "Пушкин, Тукай, Кәрим" республика балалар рәсем конкурсы җиңүчеләрен бүләкләүнең тантанасы узды. Бу ел саен үткәрелә торган иҗади бәйге Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы башлангычы белән Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары ярдәмендә уза. Конкурсның турыдан-туры оештыручысы һәм барлык этапларның координаторы – Уфа районының Балалар иҗат йорты.
Чара өч этапта уза, аларның һәрбере бөек шагыйрьләрнең берсенә багышлана. Александр Пушкинның тууына 227 ел тулу уңаеннан июнь этабы “Пушкин” номинациясенә багышланды. Яшь рәссамнарга классик әсәрләрне сынлы сәнгать аша чагылдырырга кирәк иде.
Быел “Пушкин” номинациясендә республиканың 12 шәһәреннән һәм районыннан 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 98 яшь рәссам катнашты. Җюри хөкеменә үз эшләрен Балтач, Бүздәк, Дүртөйле, Кырмыскалы, Чакмагыш, Уфа, Федоровка районнары, шулай ук Дүртөйле, Уфа, Стәрлетамак шәһәрләре укучылары җибәрде.
Конкурс комиссиясе эшләрнең югары дәрәҗәдә булуын һәм катнашучыларның җитди мөнәсәбәтен билгеләде. Финалга чыккан 22 катнашучы “Нур” театрында узачак тантанага чакырылды.
Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылганнан соң, җиңүчеләр һәм бәйрәм кунаклары өчен “Нур” театры артистлары махсус бүләк әзерләгән иде. Ул – “Йолдыз малае” театрлаштырылган тамашасы. Конкурс финалы әдәбият, сәнгать һәм театрны берләштерүче бәйрәмгә әверелде.
Конкурс оештыручылары балалар эшләренә һөнәри бәя биргәннәре һәм җиңүчеләрне сайлаудагы җитди эшләре өчен жюри әгъзаларына, шулай ук, “Нур” театрының актерлар составына һәм җитәкчелегенә финалны уздыру өчен сәхнә бирүләре, балаларга матур әкият күрсәтүләре өчен зур рәхмәт белдерә. Аерым рәхмәт һәм хөрмәт, әлбәттә, яшь талантларны әзерләүче педагогларга һәм ата-аналарга юллана.
Конкурс сынаулары йомгаклары буенча 1нче урынга түбәндәге укучылар лаек булды:
Амелия Шәмсиева (Дүртөйле шәһәре).
Ландыш Гарфетдинова (Дүртөйле шәһәре).
Майя Рәхимова (Дүртөйле шәһәре).
Алия Мөхәмәтҗанова (Чакмагыш районы).
Исламия Сәмигуллина (Бүздәк районы).
Ольга Аверьянова (Уфа районы).
“Пушкин, Тукай, Кәрим” конкурсы дәвам итә. Алда – Мостай Карим иҗатына багышланган номинация. Оештыру комитеты яңа талантларны катнашырга чакыра.
Чыганак: Уфа районының Балалар иҗат йорты.