

Өермәләр күкне каплый,
Җил карларны бөтерә,
Я балалар төсле елый,
Я ерткычтай үкерә.
Я ул түбәнең тузгыган
Саламын кыштырдата,
Я ул кичеккән юлчыдай,
Тәрәзә шакылдата.
Бу шигырьне кем язган? Әйе, Александр Пушкинның "Кышкы кич" шигыре! Бөек шагыйрьнең тууына 227 ел тулу уңаеннан Уфа районының Жуково авылында урнашкан "Уңыш мәктәбе"ндә зур чара үтте. Укучылар Пушкинның мирасы барысын да берләштерүен күрсәтте: әсәрләрне төрле телләрдә укыдылар, әкиятләр һәм шигырьләр буенча сәхнәләштерелгән тамашалар беркемне дә битараф калдырмады.
Бәйрәм барышында күп кенә кызыклы сораулар яңгырады. Әмма иң көтелмәгәне һәм тирән мәгънәлесе — балаларның үзләренең нәтиҗәсе булды: алар Александр Сергеевичның хәзерге заман урыс телен — “сленглар һәм дөрес әйтелмәгән сүзләр белән чуарланган” телне ишетмәвенә, бүгенге чынбарлыкның шаһиты булмавына чын күңелдән шат булуларын белдерделәр.
Бу — бүгенге мәктәп балаларының кыю һәм ихлас фикере. Ул безне, өлкәннәрне, телебезнең сафлыгы турында җитди уйланырга мәҗбүр итә. Тукайның да бүгенге татар телен ишетмәве хәерлерәктер...
Чыганак: Уфа районы Жуково авылының "Уңыш мәктәбе"