Мин — укучы!
9 Июня , 04:40

Мәктәпләргә гипоаллерген меню кертелә

Яңа рационны яңа уку елына өлгертерләрме?

Мәктәпләргә гипоаллерген меню кертеләМәктәпләргә гипоаллерген меню кертелә
Мәктәпләргә гипоаллерген меню кертелә

Русия мәктәпләрендә алдагы уку елы башына махсус гипоаллерген меню кертергә планлаштыралар. Бу хакта “РИА Новости”га биргән интервьюсында “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова сөйләгән. Ул билгеләвенчә, ведомство белгечләре хәзер актив рәвештә аллергиягә каршы рацион эшлиләр һәм бу эшне сентябрьгә тулысынча төгәлләргә исәп тоталар.

Моннан тыш, Попова мәктәп ашханәләрендә швед өстәле системасын кертүне хуплады. Аның сүзләренчә, бу форматны илнең күп кенә уку йортларында уңышлы кулланалар. Грамоталы оештыру вакытында швед өстәле мәктәп укучыларына сәламәт продуктларны мөстәкыйль сайларга ярдәм итә.

Элегрәк Дәүләт думасы депутатлары Русиядә мәктәп туклануының бердәм электрон базасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим иттеләр. Хәзер ата-аналарга мәктәп сайтларында менюны аерым эзләргә туры килә, һәм еш кына анда мәгълүмат уңайсыз хәлдә бирелә.

Парламентарийлар илгә гомум дәүләт платформасы кирәк дип саный, анда мәктәпләр автомат рәвештә иртәнге һәм төшке ашлар турындагы мәгълүматларны яңартачак.

Өстәвенә, ризыкларның исемнәрен һәм калорияләрен генә түгел, аларның тулы составын да күрсәтү мөһим. Бу бигрәк тә балаларының аллергиясе яки диетага аерым таләпләре булган гаиләләргә ярдәм итәчәк. Мондый база белән баланың рационын күзәтү күпкә җиңелрәк булачак.

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас