+14 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
11 Июня , 14:55

2027 елда БДИ булмый, диләр...

“Рособрнадзор” башлыгының фикерен тыңлыйк.

2027 елда БДИ булмый, диләр...2027 елда БДИ булмый, диләр...
2027 елда БДИ булмый, диләр...

БДИ 2027 елда да узачак, имтиханны гамәлдән чыгарырга планлаштырмыйлар. Бу хакта “Рособрнадзор” башлыгы Анзор Музаев “РИА Новости”га биргән интервьюсында белдергән.

Аның сүзләренчә, ведомство әлегә имтихан үткәрүдә җитди үзгәрешләр әзерләми.

"Булачак, әлбәттә. Мин ковид кебек бернинди катаклизмнар да булмас дип өметләнәм. Гәрчә без хәтта ковид вакытында да имтихан уздырдык. Әлегә ниндидер җитди үзгәрешләр планлаштырмыйбыз", - диде Музаев.

Быел БДИның төп чоры 1 июньдә башланды. Имтиханга 745,4 мең кеше гариза биргән, шуларның 664 меңе — быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас