

Башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаев туган көнне Уфаның модельле 22нче китапханә хезмәткәрләре башкаланың 5нче лицееның көндезге мәктәп лагеренда ял итүче балалар өчен патриотик чара үткәрде. Балалар Башкортстан герое, батыр, полководец һәм шагыйрь-импровизатор тормышы турында кызыксынып тыңлады. Булачак герой 19 яшендә 1773-1775 еллардагы күтәрелештә Емельян Пугачевның тугры көрәштәше була, 20 дән артык сугышта катнаша һәм үзен "җир һәм ихтыяр өчен" көрәшүче чын батыр итеп күрсәтә.
Кыска гына вакыт эчендә, тарихи үлчәмнәр буенча, халык герое, юлбашчы, халык идеалларын йөртүче формалашкан. Чарада катнашучылар, викторина сорауларына җавап биреп, үзләренең белемен һәм эрудицисен тикшерде, шулай ук, уен вакытында кыюлык һәм тапкырлык күрсәтте.
Укучылар китап күргәзмәсе белән танышты, анда Салават Юлаев турында китаплар, аның тормышына һәм иҗатына багышланган әсәрләр тәкъдим ителде. "Салават Юлаев" һәм "Салават башкорт фольклорында" энциклопедияләре зур кызыксыну уятты, алардан балалар Салават Юлаевның бөтен тормышы һәм эшчәнлеге ирек һәм иминлек хыяллары белән сугарылганын, аның иҗади акылы, кыю рухы һәм сизгер йөрәге халыкның гаделлек һәм кешелек бердәмлеге законы буенча яшәргә теләвенә җавап биргәнен белде.
Салават Юлаев исемен бүген илдә, бигрәк тә безнең Башкортстанда, горур саклыйлар. Үсеп килүче буынның Ватан геройлары турында белүе һәм алар турындагы истәлекне саклавы бик мөһим.
Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.
Автор фотосы.