

Авылда әби белән төшкән фотоларны иптәшләремә күрсәткәч, күпләр мине авыл малае дип уйлый. Әбиең кем, кайсы якныкы дип кызыксыналар.
Минем кадерле әбием – әтиебезнең әнисе – Зарима Фатыйх кызы Рәхимова Туймазы районы Нөркәй авылында яши. Ә тумышы белән ул Ярмәкәй районының Иске Шах авылыннан. 1957нче елның июнь аенда әтисе Фатыйх һәм әнисе Бибисара гаиләсендә дүртенче кыз булып (әбиемнәр алты бала үскән) дөньяга килгән ул. Әбиемнең әнисе Бибисара Хәбибулла кызы туган авылында гомере буе колхозда эшли. Фатыйх бабабыз белән никах туйларының икенче көнендә, радиодан сугыш башлану турында хәбәр килә. Ир-егетләр иртән вагоннарга төялеп сугышка китә. Ә Бибисара әбиебез каенана йортында кала. Бабам исән-имин сугыштан әйләнеп кайта. “Кызыл йолдыз”, I һәм IIнче дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары кавалеры була.
Моны күреп үскән Зарима әбием дә кечкенәдән эшкә батыр, уңган, һәрвакыт беренче булырга омтыла. 1977нче елда Бәләбәй педагогия колледжын тәмамлап, Ярмәкәй районының Абдулла авылында физкультура, рәсем, сызым, география укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Яңа фәннәрне дә өйрәнә, кешеләр белән уртак тел дә таба, авырлыклар алдында да баш ими ул. 1998нче елдан Нөркәй урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый.
Туган тел укытучысы булып эшләгән елларын әбием аерым бер җылылык белән искә ала. “Укучыларым дәресләремә бик теләп йөри иде. Аларның үҗәтлеге, тырышлыгы, туган телебезне яратулары сокландыра иде,”-дип сөйли әбием.
Әбием бик тыйнак кеше, мактанырга яратмый. “Үз-үзеңне мактама, кеше сине мактасын”, - дип кабатларга ярата. Сер итеп кенә әйтәм: заманында әбием җитәкчелегендә укучыларның үзешчән сәнгать түгәрәкләре, әдәбият сөючеләр төркеме мәктәпне гөрләтеп торган. Авырлыкларга һич бирешми, үрнәк тормышын үткән кеше ул.
Кайвакыт берәр күңелсез хәл килеп чыкса: “Баш ярылып, күз чыкмаган”,- дип әйтергә ярата. Әбиемнең көчле характерлы, шул ук вакытта күңеле йомшак аның. Өч дистә елдан артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән чорын бик күп укучылары, хезмәттәшләре, авылдашлары сагынып искә ала. Әбием авылда узган сабантуйлар, ветераннар белән очрашулар, Балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән “Җылы йөрәк” кебек чараларның үзәгендә торган кеше.
Хәзер ул хаклы ялда. Әле дә йөгерә-йөгерә эшләп йөри, балалары, оныклары кайтуына тәмле ризыклар пешерә. Өендәге тәрәзә төбе саен гөлләр шау чәчәктә! Әй, үз оныгы бит, мактый, диярсез. Юк, ул андый булмаса, әби өчен өзелеп торыр идемме соң?! Ә нинди кул остасы минем әбием! Үзе чигеп ясалган картиналары өенең стеналарын бизи. Табигатьне ярата ул, шуңа күрә дә сурәтләрендә чәчәкләр, җәнлекләр дөньясы, кешеләр тормышы чагыла. Сокландыргыч та, серле дә әбиемнең дөньясы ул!
Без бик еш әбиемә кайтып йөрибез. Ул яшьтәшем, дустым кебек! Шул яшендә бөтен дөнья яңалыкларын белеп, гәзит-журналлар укып бара. Кечкенәдән мине дә туган тел серләренә өйрәтә, милли рухта тәрбияләргә тырыша.
Әби, әбием! Мин беләм: син бу язманы укыячаксың. Матур тәрбияң өчен зур рәхмәт: эш сөяргә, җебеп тормаска, куйган максатларга ирешергә, гаилә җылысын сакларга, алга, бары алга барырга син өйрәтәсең. Мин сиңа сәламәтлек, озын гомер телим!
Кәрим Рәхимов,
5нче сыйныф.
Туймазы шәһәренең 1нче мәктәп-интернаты.
Җитәкчесе: Зинфира Гаднән кызы Нурисламова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Фото: гаилә архивыннан