+13 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
27 Июня , 10:10

Зур хыяллар алга дәшә!

Бүген башкаланың 119нчы мәктәбендә 11нче сыйныфны тәмамлаучы 52 укучы кулларына өлгергәнлек аттестаты алды.

Зур хыяллар алга дәшә!Зур хыяллар алга дәшә!
Зур хыяллар алга дәшә!

Бүген республикабыз мәктәпләрендә тантаналы чаралар үтте. 11нче сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек аттестаты алды.

Башкаланың 119нчы мәктәбен быел 52 укучы тәмамлады, аларның барысы да Бердәм дәүләт имтиханын яхшы балларга тапшырды. Әйткәндәй, бу ике сыйныф укучыларының һәркайсы тырыш, максатчан, сәләтле. Алар арасында төрле олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда уңышлы чыгыш ясаучылар, мәктәп тормышында активлар, волонтерлар, ГТОның алтын билгесенә ия булучылар бихисап. Чыгарылыш укучыларын тәбрикләп, мәктәп директоры Альберт Нигъмәтуллин да моны аерым билгеләде.

– Сез унбер ел дәвамында уңышларга ирешеп, барлык сынауларны, имтиханнарны лаеклы үттегез. Бүген 52 укучыбыз кулларына өлгергәнлек аттестаты алачак. Быелгы чыгарылыш  яхшы билгесе куелган аттестатлар алучыларның күп булуы белән үзенчәлекле. 22 укучыбызның тырышлыгы  «Укудагы аерым уңышлар өчен» I һәм II дәрәҗә медаль белән билгеләнде. Шунысы да үзенчәлекле: бу укучылар арасында иҗатта, спортта, фән һәм IT технологияләр өлкәсендә республика, хәтта Бөтенрусия, Халыкара дәрәҗәдә уңышлар яулаган кызлар һәм егетләр бихисап. Сез безнең мәктәпнең, республиканың горурлыгы! Ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, алдыгызга кыю максатлар куеп алга атлагыз.Туган мәктәбегезне онытмагыз,  безнең ишекләр сезгә һәрвакыт ачык”, – диде Альберт Мөхәррәм улы.

Мәктәпне тәмамлаучылар өчен генә түгел, бүгенге тантана аларның сыйныф җитәкчеләре – Гөлназ Ишморатова (11 А сыйныфы) һәм Наталия Савина (11 Б сыйныфы) өчен дә дулкынландыргыч һәм моңсу булды. Укучыларын уңышларга әйдәгән, кирәкле киңәшләр белән алга барырга дәртләндергән остазларының күңелләре тулды.

– Һәркайсыгыз уникаль, һәркайсыгыз талантлы! Сезнең белән горурланам! Көчле рухлы, ихтыярлы, максатчан укучылар сез, — диде Наталия Александровна.

Укытучылары ихлас күңелдән укучыларына күңелләренә ошаган һөнәр сайлап, үзләре теләгән уку йортында белем алуларын теләде.

Имтиханнар тапшырылган, кулда – аттестат. Хәзер инде кызлар һәм егетләрне алда яулыйсы үрләр көтә. Сынатмагыз, әти-әниләрегезнең, туган мәктәбегезнең горурлыгы булыгыз, кызлар һәм егетләр!

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас