

Чыгарылыш кичәсе көнендә Уфаның Зәйнәп Биишева исемендәге 140нчы гимназиясендә 11 сыйныфны тәмамлаган Лира Хәбибьянова өчен әһәмиятле вакыйга булган — ул Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегеннән Рәхмәт хаты һәм бүләк алган. Бүләкне республика Эчке эшләр министры урынбасары полиция генерал-майоры Айдар Зөбәеров тапшырган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, шушы көннәрдә Уфа буенча 1нче полиция бүлегенә 44 яшьлек кешедән гариза килгән. Мөрәҗәгать итүченең Ферин урамындагы фатирыннан телевизор һәм ике кәрәзле телефон югалган. Тикшерү-оператив төркем ачыклаганча, торак хуҗасы аз таныш кешеләр белән спиртлы эчемлекләр эчкән, ә йоклап киткәннән соң, кунакларның берсе, аның милкен алып, фатирдан чыгып киткән.
Шаһитларны әзерләгәндә хокук сакчыларына 11нче сыйныф укучысы Лира Хәбибьянова булышкан. Мәктәп укучысы подъезддагы видеокүзәтү камераларыннан алынган язмаларны игътибар белән өйрәнгән һәм урлауга катнашы булган шикләнелүчене ачыкларга ярдәм иткән. Алынган мәгълүматлар оперативникларга җинаятьченең шәхесен тиз билгеләргә мөмкинлек биргән. Ул элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгән 46 яшьлек кеше булып чыккан.
Урланган милек тартып алынган — аны җинаятьче шушы ук йортның өске катындагы тартмалар арасында яшергән һәм кире килеп алырга өлгермәгән. Тоткарланучыга карата “Урлау” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.
Фото: МВД по РБ