+20 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
7 Июля , 04:15

Өйгә эш бирмәячәкләр!

Яңа уку елыннан яңалык кертелә.

Өйгә эш бирмәячәкләр!Өйгә эш бирмәячәкләр!
Өйгә эш бирмәячәкләр!

Русиядә беренче сыйныф укучыларына өйгә дәресләр бирүне рәсми рәвештә тыйдылар.

2026/27 уку елы башлану белән беренче сыйныфка барачак укучыларга өйгә эш бирмәячәкләр. Бу хакта мәгариф министрлыгының рәсми хатына сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.

Документ нигезендә, кагыйдәләрдән балаларга бер сәгатькә кадәр мөстәкыйль эш бирергә мөмкин дигән пунктны тулысынча алып ташлаганнар. Хәзер бу норма беренче сыйныф укучыларына бөтенләй кагылмый.

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас