

БДИны яңадан тапшырганнан соң иң яхшы нәтиҗәне исәпләргә тәкъдим иттеләр.
Русия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб БДИны яңадан тапшырганнан соң иң яхшы нәтиҗәне исәпләргә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, ата-аналар, педагоглар һәм “Рособрнадзор” аның тәкъдимен хуплаячак.
“БДИны яңадан тапшырганнан соң, укучыларга ике имтиханның иң яхшы нәтиҗәсен исәпләргә кирәк”, - диде ул.
Быел Русия чыгарылыш сыйныфы укучылары 8 һәм 9 июльдә имтиханны яңадан тапшырып карады. Шул ук вакытта икенче тапкыр тапшыруда укучының сайланган предмет буенча элеккеге нәтиҗәсе юкка чыгарыла.
"Бу кагыйдәне үзгәртергә кирәк дип саныйм: ул гадел түгел. БДИның, мәсәлән, Олимпия уеннарындагы кебек, иң яхшы нәтиҗәсен исәпкә алырга кирәк", - дигән ул киң мәгълүмат чаралары белән әңгәмәдә.
Аның сүзләренчә, хәзерге тәртип чыгарылыш сыйныф укучылары өчен өстәмә психологик киртә тудыра һәм нәтиҗәләрне яхшырту мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Владислав Гриб искәртүенчә, университетларда студентларның имтихан тапшыру өчен өч омтылышы бар.
Автор фотосы.