

“Ләйсән” вокал ансамбле — Уфадагы Гази Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиясенең визит картасы. Гимназиянең генә түгел, республиканың горурлыгы ул! Татар мәдәниятенең матур үрнәге булган бу ансамбль башкалада узган бәйрәмнәрне бизи. Сез аларны зәңгәр экраннар аша да күргәнегез бардыр, дуслар.
“Ләйсән”– “Дебют” балалар иҗат үзәгенең “Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре бүлеге”нә караган вокал ансамбль. Бүген коллективта 20гә якын сәләтле бала шөгыльләнә. Яшьләре буенча аларны “Тамчылар”, “Ләйсән” һәм “Камертон” дигән өч төркемгә бүлгәннәр. Ансамбльнең репертуары бик бай. Алар борынгы татар халык җырларын да, бүгенге көн композиторлары әсәрләрен дә яратып башкара.
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – югары категорияле музыка укытучысы Чулпан Бариева. Тәҗрибәле остазның йөрәгендә татар мәдәниятенә зур ихтирам яши. Ул балаларны да халкыбыз моңнарын күңел белән тоеп башкарырга өйрәтә. Әнә шуңа да “Ләйсән”нең чыгышлары һәрвакыт соклану уята, шатлык китерә.
— Ансамбльгә ел саен талантлы кызлар-малайлар килә. Без һәрвакыт хәрәкәттә, яңару юлында. Яңа җырлар өйрәнәбез, Туган тел” телеканалында клиплар төшерәбез. Быел бик күптәнге хыялыбыз чынга ашты. Бөек Тукаебызның – “Туган тел”, шулай ук композитор Лилия Вахитова көен язган “Балачак бәйрәмнәре” җырларына клиплар төшердек, — дип, яңалыклары белән бүлешә Чулпан Мидхәт кызы.
Остазның һәм балаларның көндәлек тырышлыгы төрле конкурсларда яуланган җиңүләрендә дә күренә. Чыннан да, “Ләйсән”нең уңышлары бихисап. Соңгыларына килгәндә, коллектив “Азамат 2025” Башкортстан халыклары сәнгате республика яшьләр фестивалендә – II, “Тургай” төбәк телевизион балалар вокаль конкурсында I дәрәҗә лауреат исемен яулаган. Башкортстанның көчле коллективлары арасында җиңүчеләр сафында булу — зур мәртәбә!
Халкыбыз моңнарын кадерле мирас итеп саклауга зур өлеш кертүче “Ләйсән” ансамбленә киләчәктә дә уңышлар, яңа үрләр телибез! Сезнең җыр-моңнар тамашачыга һәрвакыт шатлык китерсен!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.