Мин — укучы!
20 Июля , 04:05

Җәйге урманда

Дуслар! Сез җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр тормышы белән кызыксынасызмы? Ягез әле, викторина сораулары аша үзегезне сынап карагыз.

Җәйге урмандаҖәйге урманда
Җәйге урманда

 

  1. Агулы гөмбәгә нинди бөҗәк исеме бирелгән?

а) кырмыска

б) чикерткә

в) чебен

г) черки

  1. Нинди агачның көз көне җимешләре дә, яфраклары да кызара?

а) нарат

б) имән

в) шомырт

г) миләш

  1. Нинди агач җилсез шаулый?

а) каен

б) чыршы

в) усак

г) тал

  1. Урманда нинди үсемлек аякка ябыша?

а) энҗе чәчәк

б) тукранбаш

в) бөрлегән

г) тигәнәк

  1. Агачларга зыян китерүче бөҗәкләрне юк итүче кош.

а) күгәрчен

б) тукран

в) сандугач

г) лачын

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас