

Мәктәпләрдә өй эшләрен телдән дә тикшерергә кирәк, бу дәресләр әзерләгәндә ясалма интеллектны куллануны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Русия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб белдерде, дип яза РИА Новости.
"Өй эшләре телдән тикшерүгә мохтаҗ. Ягъни син язма эш алып килдең генә түгел, ә һичшиксез аны ничек эшләвеңне телдән аңлатырга тиешсең”, — диде ул.
Гриб билгеләвенчә, үз белемнәрен телдән расламыйча, балалар ешрак ясалма интеллект ярдәмендә өй эшләрен башкарачак һәм материалны начаррак үзләштерәчәк. Мондый ситуациядә яхшы билгеләр укучылар һәм укытучылар өчен үз-үзләрен алдау гына булачак, дип саный ул.
Моңа кадәр “Рособрнадзор” башлыгы Анзор Музаев ясалма интеллект үсеше аркасында мәктәптә өй эшләрен үзгәртергә кирәк, дип белдерде. Аның сүзләренчә, ясалма интеллект эшли алмаячак өй эшләре турында уйларга кирәк. Биремнәр форматы балаларны кызыксындырырга һәм аларны нәрсәдер өйрәнергә этәрергә тиеш, дип белдерде ул.
Автор фотосы.