+20 °С
Дождь
Журналга язылу
Мин — укучы!
29 Июля , 04:40

Рейтингта нинди шәһәрләр?

Быел абитуриентлар сайлаган иң популяр шәһәрләр билгеле.

Рейтингта нинди шәһәрләр?Рейтингта нинди шәһәрләр?
Рейтингта нинди шәһәрләр?

Агымдагы елда Русиядә абитуриентлар арасында иң популяр шәһәрләр – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан. Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе кысаларында иң күп гаризалар нәкъ шул шәһәрләргә бирелгән. Бу хакта Русия Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән «Парламентская газета» хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматлары буенча, агымдагы елда якынча 1,3 миллион кеше (барлык керүчеләрнең 94% ы) «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гариза биргән. Алар арасында Русиягә килгәнче үк керү процедурасын узарга мөмкинлек биргән ruID кушымтасыннан файдаланган 58 мең чит ил гражданы һәм 19 мең абитуриент бар.

Тапшырылган документлар саны буенча Мәскәү – лидер. Башкала вузларына 511 мең гариза килгән. Популярлыгы буенча Санкт-Петербург (212 мең) – икенче урында, ә рейтингта өченче урында Казан шәһәре (90 мең). Моннан тыш, топ-5кә Екатеринбург (82 мең) һәм Новосибирск (64 мең) кергән. Беренче унлыкта шулай ук Ростов-на-Дону (53 мең), Түбән Новгород (50 мең), Уфа (45 мең), Краснодар (45 мең) һәм Томск (40 мең) шәһәрләре дә бар.

Ведомствода искәртүләренчә, ташлама алучылардан, олимпиадачылардан һәм максатлы программа буенча укуга керүчеләрдән кабул итүгә ризалык 1 августта Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатькә кадәр кабул ителә, ә төп катнашучылар 5 августта 12:00 сәгатькә кадәр ризалык бирә ала.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас