

Русия Мәгариф министрлыгы агымдагы елның 1 сентябрендә мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында Белем көнен үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләп, төбәкләргә юллады.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, быел Белем көне чараларында Русия халыклары бердәмлеге елына аерым игътибар биреләчәк. Русия халыкларының бердәмлеге, тарихи хәтерне саклау, патриотик тәрбия һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне – беренче уку көненең төп темалары шундый булачак.
Тантаналы линейкалар, гадәттәгечә, Дәүләт флагын күтәрү һәм Русия Федерациясе гимнын башкару белән башланачак. Шулай ук мәктәп һәм колледж җитәкчеләренең, хөрмәтле кунакларның котлау чыгышлары планлаштырыла.
Бәйрәм чараларына күпбалалы һәм төрле милләт гаиләләре вәкилләрен, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, уңышка ирешкән чыгарылыш укучыларын, иҗтимагый һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләрен чакыруга да игътибар биреләчәк.
Министрлык тәкъдимнәрендә белем бирү оешмаларына хәвефсезлек мәсьәләләрен беренче урынга куярга киңәш ителә. Мәктәпләр янгын һәм террорчылыкка каршы хәвефсезлек таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә, тиешле инструктажлар үткәрергә тиеш. Моннан тыш, инвалидлыгы һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен уңайлы шартлар тудыру бурычы куела.
Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерүенчә, әзерләнгән тәкъдимнәр Белем көнен югары дәрәҗәдә үткәрергә, аның тантаналы рухын һәм тәрбияви әһәмиятен саклап калырга ярдәм итәчәк.
Автор фотосы.