Мин — укучы!
30 Июля , 09:55

Кышкы каникуллар кыскара...

Яңа уку елында мәктәп укучылары өчен кышкы каникуллар кыскарачак.  

Кышкы каникуллар кыскара...Кышкы каникуллар кыскара...
Кышкы каникуллар кыскара...

Узган уку елында мәктәп укучылары 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр ял итте. Ә яңа уку елында кышкы яллар 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр генә дәвам итәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шулай рәвешле, укучылар яңа ел каникулларыннан соң мәктәпкә бер көнгә иртәрәк әйләнеп кайтачак.

Яңа уку елы 2026 елның 1 сентябрендә башлана һәм 2027 елның 26 маенда тәмамлана.

 

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас