+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
1 Августа , 04:35

"Мәктәпкә әби-бабалары да озата ала!"

1 сентябрьне рәсми ял көне итәрләрме?

"Мәктәпкә әби-бабалары да озата ала!""Мәктәпкә әби-бабалары да озата ала!"
"Мәктәпкә әби-бабалары да озата ала!"

1 сентябрьне рәсми ял көне итү турындагы тәкъдим бәхәс уятты.  Русия Фәннәр академиясе академигы, эпидемиолог һәм Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко 1 сентябрьне  ял көне итү тәкъдименә каршы булуын белдергән. Бу хакта ТАСС агентлыгына хәбәр итә.

Онищенко белдерүенчә, бөтен ил өчен өстәмә ял көне кертүнең мәгънәсе юк, чөнки Белем көнендә мәктәпкә нигездә беренче сыйныф укучыларының гына ата-аналары килә. Аның сүзләренчә, ел саен беренче сыйныфка якынча 1 миллион бала укырга керә, ә күпчелек очракта аларны мәктәпкә әниләре яки инде эшләмәүче әби-бабайлары озата.

Академик шулай ук өлкән сыйныф укучыларының гадәттә мәктәпкә үзаллы йөрүен искәрткән. Аның әйтүенчә, җиденче-сигезенче сыйныфтан башлап балалар ата-аналары белән мәктәпкә йөрергә теләми, ә студентларны исә, кагыйдә буларак, беркем дә укырга озатып йөрми.

Беренче сыйныф укучысын мәктәпкә озату өчен әниләр кирәк булганда эштән вакытлыча сорап китә ала, ә бу вазыйфаны гаиләдәге башка өлкәннәр дә башкара ала, дигән Онищенко.

Элегрәк язуыбызча, элегрәк Дәүләт думасы депутатлары, вице-спикер Владислав Даванков җитәкчелегендә, 1 сентябрьне  дәүләт бәйрәме һәм рәсми ял көне итеп игълан итүне күздә тоткан закон проектын Хөкүмәткә юллаган иде.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас