+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
3 Августа , 04:35

Дәрестән тыш дәресләргә куып кертергә ярыймы?

Лицей директоры укучыларны артык йөкләмәскә тәкъдим итте.  

Дәрестән тыш дәресләргә куып кертергә ярыймы?Дәрестән тыш дәресләргә куып кертергә ярыймы?
Дәрестән тыш дәресләргә куып кертергә ярыймы?

Уку йортының күрсәткечләрен яхшырту өчен укучыларны аерым дисциплиналар белән артык йөкләргә ярамый. Бу хакта "Вести"га Санкт-Петербургтагы 369нчы лицей директоры Константин Тхостов белдердергән.

Билгеле булуынча, Русия Мәгариф министрлыгы билгеләгән атнага дәрестән тыш эшчәнлек сәгатьләре лимиты бар. Аның сүзләренчә, документ дәрестән тыш эшчәнлекнең гомум күләме атнага 10 сәгатьтән артмаска тиешлеген төгәл билгели.

“Балаларның төрле кызыксынулары бар, аларны ниндидер дәресләргә көчләп куып кертергә ярамый. Бездә проблема шунда ки, кануннарның аларны үтәү өчен язылганлыгын барысы да аңламый. 10 сәгать һәм аннан да күбрәк язылмаган. Чөнки бала тимер түгел, аны аерым дисциплиналар артык йөкләргә ярамый. Сер түгел: күп кенә мәктәпләр балаларның шушы артык йөкләнеше хисабына үзләренең ниндидер гипотетик планнарын, күрсәткечләрен тормышка ашырырга тырыша. Болай эшләү дөрес түгел”, - дигән лицей директоры.

Тхостов белдерүенчә, барысы да чама белән һәм дәүләт регламенты буенча булырга тиеш. Әгәр математика курсы алты сәгатькә исәпләнгән икән, җиденче сәгатьтә без, артык йөкләнештән башка, бернәрсәгә дә ирешә алмаячакбы.

Элегрәк Русия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә яңа уку елына дәрестән тыш эшчәнлек буенча тәкъдимнәр җибәргән иде. Курслар исемлегендә – "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр"," Русия – минем офыкларым"," Русия бөркетләре", хәрби уку җыеннары, финанс грамоталылыгы.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас