

Башкортстан Мәгариф министрлыгы яңа уку елына мәктәпләр өчен укы календаре тәкъдим итте. Документ ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылды.
Укучыларның көзге каникуллары 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр 9 көн дәвам итәчәк. Кышкы каникуллар 31 декабрьдә башланачак һәм 2027 елның 10 гыйнварында (11 көн) тәмамланачак. Беренче сыйныф укучылары өчен 15-21 февральдә 7 көн дәвам итәчәк өстәмә каникуллар каралган. Язгы каникуллар 27 марттан 4 апрельгә (9 көн) кадәр планлаштырылган. Җәйгеләре 27 майда башланачак һәм 31 августка (97 көн) кадәр дәвам итәчәк. Шулай итеп, мәктәп укучылары өчен каникуларның гомум саны 126 көн тәшкил итәчәк.
Башкортстан Мәгариф министрлыгы календаре, шулай ук, бәйрәмнәргә бәйле өстәмә ял көннәре билгели. Алар арасында – 12 октябрь – Республика көне, 3 һәм 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, 1-8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 22 һәм 23 февраль – Ватанны Саклаучылар көне, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, 9 март – Ураза бәйрәме, 3 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 10 май – Җиңү көне һәм 17 май – Корбан бәйрәме.
Яңа уку елында укучылар 164 көн, ә беренче сыйныф укучылары 159 көн укыячак.
Автор фотосы.