

Русия Дәүләт думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) дәүләт имтиханнары төрендәге дәүләт йомгаклау аттестациясенә алыштырырга тәкъдим итә. Бу турыда РИА-Новости хәбәр итә.
Тиешле закон проекты Дәүләт думасына тикшерүгә кертелгән.
Проектта аңлатылуынча документның төп максаты БДИны төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт имтиханнары рәвешендәге йомгаклау аттестациясенә алыштыру булуы әйтелә.
Яңа тәртип буенча чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтихан биремнәрен төбәк мәгариф идарәсе органнары расларга тиеш.
БДИ Русиядә 2009 елда чыгарылыш һәм югары уку йортына керү имтиханын берләштергән система буларак кертелгән иде. Аның максаты – укучыларның белем дәрәҗәсен бердәм тәртиптә бәяләү һәм югары белем алу мөмкинлеген арттыру.
Закон проекты кабул ителгән очракта, ул гамәлгә кергәнче алынган БДИ нәтиҗәләре дүрт ел дәвамында үз көчендә калачак. Югары уку йортлары аларны керү имтиханнары нәтиҗәсе буларак кабул итә алачак.
Нина Останина фикеренчә, мондый үзгәреш чыгарылыш сыйныф укучыларының белемнәрен бәяләү системасын камилләштерергә һәм уку программаларын тирәнрәк үзләштерү өчен шартлар тудырырга мөмкин.
Закон проекты кабул ителсә, яңа тәртип киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керерчәк.
Автор фотосы.